√УЛЫМА (җыр өчен) 1)Утыр әле улым яннарыма, Әйтер сүзләр сиңа җыелган. Икәү генә калган чаклар бик аз, Элек тә бит вакыт җуелган. Тыңла әле минем сүзләремне; Аз тоелып, шактый яшәлгән... Тик шулай да туеп булмый икән Беркайчан да җирдә яшәүдән. к у ш ы м т а: Бәхетләрне юк дип әйтсәләр дә Бар икән ул бәхетләр җирдә... Яши белү кирәк бәхет табып, Чынбарлыкта, бүгенге көндә! Яхшылыклар җирдә ятмый улым, Бар икән бит дуслар, туганнар... Бер-беребезне кадерләп кенә Яшик һаман, еллар узалар. 2)Гомерләрем зая үтәләр, дип, Зарланырга сиңа уйламыйм! Күңелләрем нидер көтәләр, дип, Авыр хисләр белән уйнамыйм. Төрле чаклар булды яшәгәндә, Булды инде ялгышлары да... Яшьлек белән белеп булмый икән, Сыный икән язмышлары да. 3)Усал җилләр котырып уйныйлар, Көзләр якынлаша урамда... Йортым җылы, ачык ишегем дә Дусларыма, туганнарыма. Вакыт табып бер-беребез белән Күңел булганчы гел серләшик! Синең белән мин дә бәхетле ул, Бер-беребез өчен җирдә без яшик! 23.08.2020 √ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН КЫЗЫМ! (җыр өчен) 1)Көннәр буе саный, саный Бу көнеңне без көттек. Календарның соңгы битен Аннары бергә ерттык. Менә бүген-синең көндә Күңелле дә, рәхәт тә. Үтсә иде гомерләрең Шатлык белән бәхеттә! К у ш ы м т а: Туган көнең белән кызым, Бәйрәмең белән сине! Уңышларың белән генә Сөендер һәрчак мине. 2)Битләреңнән кояш үпсен, Нуры назласын һаман! Хыялларың чынга ашсын, Гомерләр телим балам! Йөргән юлларыңда синең Чәчкә-гөлләр үссеннәр! Киләчәгең якты булсын, Матур көннәр көтсеннәр! 09.08.2021 √ТУГАН ЯК (җыр өчен) 1)Үтелә юллар, узалар еллар, Кайтарып та булмас шул инде... Гомеркәйләр читтә үткәнгә Күңелләрем тынмаслар инде. К у ш ы м т а: Сагынып яшәргә, яныңа дәшәргә Бул минем туган ягым! Урманың, кырың, таштүбәләрең Күрәсе килә тагын... 2)Яшьлегем үткән, җыр-моңны сүткән Урамнарың инде чакырмый... Таралышканнар дус-ишләрем дә, Ишеккә дә беркем шакымый. 3)Мин әле яшим, түзелә дәшмим, Кайтыр юлларыңа гел карыйм... Җиләкле алан, мин синең балаң, Очырашыр көннәрне саныйм. ©Раушания Гази 31.05.2021 #раушаниягази#раушаниягайнутдинова#раушанияәхмәтҗанова#казан#татарлар#яңашигырь#яңаҗыр